Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Елховнефть”кә – 50

6 июль көнне "Татнефть" ААҖнең әйдәп баручы бүлекчәләренең берсе исәпләнгән "Елховнефть" нефть-газ чыгару идарәсе 50 еллыгын билгеләп үтте.

"Нефтьче" Мәдәният сараенда узган тантанада ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов һәм башкалар катнашты.

Данлы тарихка ия коллектив бу көнне бик күп котлаулар кабул итте. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында ярты гасырлык тарихка ия коллективның рәхмәт, мактау, хөрмәт сүзләренә тулысы белән лаек булуын билгеләп үтеп, үзенең бирегә Актанышта алда торган урак өстенә багышлап үткәрелгән республикакүләм семинар-киңәшмәдән килүен, анда авыл хезмәтчәннәренең "Татнефть" ААҖне язгы кыр эшләре вакытында һәм урып-җыю чорындагы ярдәмнәре өчен дүрт тапкыр алкышлауларын җиткерде. Ул шулай ук "Елховнефть" нефть-газ чыгару идарәсе белән төрле елларда идарә иткән җитәкчеләрне атады, аларның һәрберсенең нефть сәнәгате, идарә үсешенә зур өлеш кертүен ассызыклады, коллективны кадрлар әзерләү урыны дип искәртте. Чыгышта Татарстан Республикасы җитәкчелегенең "Татнефть" компаниясенең ветераннарга карашын, ярдәмен бәяләве, бу күркәм гамәлне башка тармакларга да үз итәргә кирәклеге җиткерелде.

- Нефтьчеләр ярдәменнән башка бүген шәһәр шушындый торышта булмас иде. Күп кенә социаль мәсьәләләрне хәл итүгә иң беренчеләрдән булып елховнефтьлеләр алынды. Биредә шәһәрдә яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан тырышып хезмәт куючылар байтак. Сез төзекләндерү эшләрендә дә катнашасыз. "Елховнефть" бар эштә дә үрнәк", - диде Фәрит Хәйруллович. Дәүләт Советы рәисе юбилейга буш кул белән килмәгән. Ул "Елховнефть" нефть-газ чыгару идарәсе коллективына нефть сәнәгате үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын тапшырды. 1984 елдан 2009 елгача идарәгә җитәкчелек иткән, бүген "Татнефть" ААҖ генераль директоры киңәшчесе булып эшләүче Ардинат Нугайбеков "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде. Башка дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләре, шул исәптән атказанган исемнәр алучылар да байтак булды тантанада.

"Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов идарәнең уңышларын билгеләп үтеп, компаниянең төп почеркы, эш стиленең куәтле производство мәктәбе, перспективага эшли белүе, югары социаль җаваплылык булуын ассызыклады. Татарстанда табылган өч миллиард тонна нефтьнең уннан бер өлеше елховнефтьлеләргә туры килә. "Бу иҗади хезмәт, бирелгәнлек нәтиҗәсе", - диде баш нефтьче. Идарәнең 400 дән артык хезмәткәре Россия һәм Татарстан дәүләтләре бүләкләренә лаек булган. Коллективның фидакарьлеген раслаучы тагын бер мисал бу. Шәфәгать Фахразович та идарә ветераннары, җитәкчеләр адресына җылы һәм рәхмәт сүзләрен юллады.. Елховнефтьлеләрнең кадрлар әзерләү үзәгендә югары квалификацияле белгечләр әзерләнүе, биредә барлык шартларның тудырылуы, һөнәри бәйгеләрне югары дәрәҗәдә оештырылуы да ассызыкланды. "Идарәнең югары маркасын сез ел саен "Татнефть"нең производство культурасы буенча иң яхшы предприятиесе исемен яулап та раслыйсыз. Уңышлы производство эшчәнлеге хезмәткәрләр һәм пенсионерларны югары дәрәҗәдәге социаль гарантияләр белән тәэмин итәргә ярдәм итә. Яшьләргә ярдәм итү буенча да күп эшләнә. Идарә компаниянең социаль стратегиясен уңышлы тормышка ашыра. Әлмәтлеләр сезгә шәһәр күлен, Комсомол паркын, Белоглазов, Гагарин урамнарын, Тукай проспектын төзекләндергәнегез, Шевченко урамында заманча магистраль төзегәнегез, онкология диспансеры һәм башка объектлар өчен зур рәхмәтледер", - диде генераль директор. Шәфәгать Фахразович бәйрәм сәбәпчеләренә "Солнечный", "Факел" сәламәтләндерү лагерьларына, "Дружба" ял базасына инвентарь һәм җиһазлар алу өчен 5 миллион сумга сертификат тапшырды. Бер төркем хезмәткәрләр шулай ук тармак бүләкләренә лаек булды.

Әлмәт каласы хаклы рәвештә республиканың гына түгел, Россиянең дә иң төзек шәһәре исемен йөртә. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов монда бу җиңүдә иң беренче чиратта нефтьчеләрнең өлеше зур булуын әйтте һәм елховнефтьлеләргә котлауларын җиткерде. "Сезнең тырышлык белән Әлмәт көннән-көн үзгәрә бара. Сезнең копилкада ремонтланган балалар бакчалары, уку йортлары, машиналарны җир астына кую урыннарны төзелеше, юллар төене һәм башкалар. Барысы өчен дә рәхмәт", - дигән сүзләр белән Марат Нилович район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталарын тапшырды.

Компаниянең төп байлыгы - кешеләре. СССР Дәүләт премиясе лауреаты, 34 ел гомерен скважиналарга җир асты ремонты ясау операторы хезмәтенә багышлаган Леонид Фурштатов нәкь менә шушы нефть-газ чыгару идарәсендә эшләве белән бәхетле булуын, бүген дә кайгыртучанлык, кадер-хөрмәт тоеп яшәвен белдерде.

Бүген "Елховнефть" нефть-газ чыгару идарәсенә Рөстәм Хәлимов җитәкчелек итә. Ул үзенең тәбрикләү сүзләрендә намуслы хезмәтләре белән уңышларга нигез салган ветераннарга рәхмәтен җиткерде, "Елховнефть"тән чыккан шәхесләр белән горурлануларын бәян итте, өлкән буын тапшырган хезмәт эстфетасын, аларның тәҗрибәсен тулыландырып һәм арттырып алда да дәвам итәчәкләренә ышандырды. Моның өчен идарәдә барлык мөмкинлекләр бар.

Елховнетьлеләрне 50 еллык юбилейлары белән котлап, Татарстанның халык һәм атказанган артистлары Резеда Галимова, Хәния Фәрхи, Рөстәм Асаев үзләренең җырларын бүләк итте.

И.Апачаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250