Экологлар әлмәтлеләргә 40 мең сумга якын штраф салды
Бер атна эчендә экологлар әлмәтлеләргә 16 административ беркетмә төзегән.
Шуларның дүртесе ярамаган урынга чүп ташлаучыларга карата. Ике очракта автомашинаны күл буенча юучылар ачыкланган. Шулай ук рөхсәтсез төзелеш һәм җир эшләре башлаучылар, яшеллекне бозучылар, тиеш булмаган урынга реклама ябыштыручылар да "игътибарсыз" калмаган. Шулай итеп, 9 апрельдән 16 сына кадәр шәһәрдәшләргә 39,5 мең сум штраф салынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа