Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дружиначыларга кием алалар

Татарстанда халык дружиначылары өчен 2,7 млн сумга 4 666 жилет алачаклар.

Дәүләт сатып алулары сайтында шундый заявка пәйда булган. Заказчы ролендә «ТР юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе» чыгыш ясый.

Полициянең ирекле ярдәмчеләренә шулай ук махсус җиңсәләр дә биреләчәк. Тендер документларына караганда, аларның бәясе 536 000 сумга барып төшәчәк.

«Татарстанда гражданнарның җәмәгать тәртибен саклауда катнашуы турында»гы 2014 елгы Закон дружиначыларның униформадан булуын таләп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса