Дәүләт эшлеклеләрен чит илгә чыгудан тыймакчылар
Әлеге тәкъдим белән Россия иҗтимагый палатасы чыккан.
Премьер-министр Дмитрий Медведевка юллаган мөрәҗәгатендә социаль сәясәт буенча комиссия әгъзасы Георгий Федоров чиновникларны Шанхай хезмәттәшлек оешмасына кергән илләрдән кала (Кытай, Казахстан, Таджикстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Һиндстан һәм Пакистан) башкаларына чыгаруны тыюны тәкъдим иткән. Аның фикеренчә, кайбер Россия чиновникларының Яңа ел бәйрәмен чит илдә каршылау гадәте илгә каршы чара буларак кулланырга мөмкин. Федоров мондый чикләүне вакытлыча, әйтик, 3-6 айга кертергә тәкъдим итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа