Динар яман чирне җиңгән
Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгендә (шул исәптән Әлмәттә дә) ел саен якынча 2 мең кеше рак белән авырый. Шуларның 1200 гә якыны бу авырудан үлә...
Уйландырырлык саннар. Элек бу яман чир күзәтелмәгән: балалар сау-сәламәт туып, тупырдап үскән. Ә хәзер кая карама зәхмәтле авыру фәләннең гомерен өзгән, тулысынча савыгу өчен фәләнгә миллион сумнар кирәк дигәнне ишетеп кенә торабыз. Яман чирне куркытып сөйләсәләр дә, вакытында белеп, дәвалансаң, аны җиңәргә дә була икән. Динар шуның ачык мисалы.
Динар Шәйхетдиновта онкология авыруы ачыкланганда, аңа нибары 6 яшь була. Бүген-иртәгә яшьтәшләре белән беренче кыңгырау тавышына мәктәпкә барырга тиешле малайны шифаханәгә алып китәләр. Мең төрле анализлар, онкология бүлегендәге су буе чиратны көтеп утыру, диагнозның Мәскәүдән расланып кайтуы... болар хәзер куркыныч бер төш кебек кенә узып киткән. Динарга бүген 17 яшь, тормышның ямен күреп сау-сәламәт көе яши бирә. Рак инде артта калган.
- Ул чагында кечкенә булсам да, барсын да ачык хәтерлим. Бабай мунча кергәндә минем колак артындагы бизләремнең шешеп торганын күргән. Безгә кичекмәстән Казанга - ДРКБның онкология бүлегенә барырга куштылар, - дип Динар моннан ничә ел элек булган вакыйгаларны исенә төшерә. Аны яман шеш белән авырган дип әйтеп тә булмый. Дәваламаган очракта ул ракка кадәр барып җиткән булыр иде, билгеле. Диагнозын гади генә "Нарушение лимфоузлов" дип әйтеп була. Рак аннан куркынычрак, әлбәттә. Вакытында күреп алгач, авыруын дәвалавы да күпкә җиңелрәк бирелгән.
Динарның шешләрен башта химиотерапия белән кудыралар. Инде хәле яхшыра башлады дип сөенгәндә, бер елдан соң анализлары начарая башлый. Баксаң, бер шеше эченә, алай гына түгел бөерләренә төшеп утырган икән. Табиблар бу юлысы шешне операция белән алырга була.
- Шеш химия белән озак бетә, кисеп алгач, аның тамырлары ныклап үсеп китә алмый. Шул рәвешле ул бетә дип аңлаттылар миңа, - ди Динар. - Химияне авыр кичердем. Ул мәшхәрне 15 тән артык алганмындыр. Йокыдан торгач, бөтен урын-җир чәч белән тулган булыр иде. Теләсә кая коелмасын дип, ахырда чәчләрне үзем йолкып төшерә башладым. Миңа химиянең "агын", ягъни иң көчсезен куялар иде. Күп балаларга кызыл төстәгесен бирделәр. Аларның авыруы миннән куркычрак булганын шуннан аңладым. Ничә ел больницада яткач, күпләр белән туганлашып, дуслашып беттек. Кызганыч, үлүчеләр дә күп иде. Руслан исемле малайны хәтерлим, озак дәваланды ул. Әмма өенә кайтып киткәч тә, үлгән. Бер кыз белән уен залында гел бергә уйнадык. Ул да баш миендә рак булып үлеп китте...
- Күпләр гомерең бетсә, үлемнән котылып булмый, дип сөйлиләр. Оныгым белән 18 ай шифаханәдә яткач, мин хәзер башкача уйлыйм: табиблар үлемнән дә алып кала алалар икән! - ди Динарның 82 яшьлек Әхләс бабасы. Оныгыбызның савыгуы өчен бөтен нәсел белән көрәштек. Шунсыз аны җиңеп тә булмый. Эш матди якка гына түгел, рухи якка да барып тоташа. Әле яши генә башлаган балаңның авырып урында ятуын күрү күңелне әрнетә. Табибларга рәхмәт. Ялны-төнне белми, күпме баланың гомерен саклап калалар...
Шөкер, Динарны бүген тулысынча сау-сәламәт дип була. Бер ел элек аны инвалидлыктан та төшергәннәр. Аңа кадәр ничә ел буе Казанга барып анализлар тапшырып йөргән. Хәзер ул тормыш эчендә кайнап яши, эшкә урнашып йөри, киләчәктә югары белемле булырга тели.
- Мин хәзер чирләр турында уйламыйм. Сәламәт яшәү рәвеше алып барам. Иртән зарядка ясыйм. Кышын саф һавада йөгерәм. Берара бокс белән дә шөгыльләнеп алдым, - ди ул. - Теләгән ризыгымны ашыйм. Әмма сәламәтлек өчен зыян салган ризыклардан хәзер баш тартырга тырышам. Моннан ике ел элек балалыгым белән чипсы кебек агулы ризыкларны бер дә уйламыйча ашасам, хәзер үземне контрольдә тотам. Минем кебек куркыныч авыруга дучар булган яшьтәшләремә бары бер генә нәрсә әйтә алам - курыкмаска! Табиблар яшәү өчен көрәшә, һәрдаим аларга күренеп торырга кирәк. Чирен яшергән үлгән дип, юкка гына әйтмиләр бит...
Сергей Карамаликов
Республика клиник онкология диспансерының баш табибы:
- 2013 елда Әлмәт шәһәре һәм районында 676 кешедә онкология авыруы ачыкланды. 304 кеше яман шештән үлде. Барлыгы 3 641 кеше онкология диспансерында исәптә тора. Бу шәһәр халкының һәр 53 кешесе дигән сүз. Беренче урында сөт бизләре рагы, үпкә һәм тире рагы тора. Тулаем алганда, Әлмәттән кенә түгел, безгә күрше-тирә районнардан да киләләр. Аларда да яман шеш белән авыручылар күп.
Әйе, соңгы ике-өч елда онкология белән авыручылар саны арта бара. Бу чирнең башлангыч стадиясендә ачыклануы белән аңлатыла. Һәм без моңа сөенәбез генә, чөнки күпләрне үлемнән алып калырга, дәваларга була. Яман шешнең башлангыч, ягъни 1, 2 нче стадияләрендә ачыклануы соңгы елда 6,2 % ка артты. Әгәр авыруларны вакытында белми калсак, рактан үлүчеләр артыр иде. "Сәламәтлек" проекты нигезендә, халыкны диспансерлаштыру кысаларында онкология барлыгы ачыкланса, участок табиблары аларны безгә дәвалану, тикшеренү узарга җибәрәләр. Һәр кеше үз сәламәтлеген, беренче чиратта, үзе кайгыртырта тиеш.
Сүз дә юк, рак куркыныч авыру. Без аны "Акрын эшләүче бомба" дип йөртәбез. Үзен сиздермичә генә теләсә кемне аяктан егарга мөмкин. Онкология белән авыручыларның уртача яшәү озынлыгы соңгы елларда 14, 3 % ка артты - 5 елдан алып 5,7 елга чаклы. Ауропада ел саен 1000 халыкка 500-600 үлем очрагы туры килсә, Әлмәттә ул сан кимрәк. Әлмәт - ул яшь шәһәр. Бездә халыкның уртача гомер озынлыгы да арта бара. Үлем очраклары да шуңа ким.
"Ракны булдырмас өчен ниләр эшләргә кирәк?" дип бездән күпләр сорый. Дөрес тукланырга, спиртлы эчемлекләрне кулланмаска, тәмәке тартмаска, спортны яратырга - серләре гади. Экологик фактор яман шеш барлыкка килү сәбәпләренең 7-8 нче урынын гына тәшкил итә. Яман шешне вакытында күреп алсаң киләчәктә сәламәт тормыш белән яшәү мөмкинлеге бермә-бер арта. Шуңа да һәр кешегә диспансерлаштыруны вакытында үтеп, тикшеренеп торырга киңәш итәм.
Филүзә Хәмидуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа