Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Депутат сүзендә торды

Халык ышанычын яуларга теләп, Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан биргән вәгъдәләрен үти башлады депутатлар.

Август аенда паркта узган халык җыенында Түбән Мактамада спорт комплексы төзү турында да сүз кузгатканнар иде. Җирлек башлыгы Әлфия Слесареваның үтенеченә ул вакытта "Татнефть"нең генераль директоры Наил Мәганов уңай җавап бирде. Бу атнада әлеге мәсьәләдә "хәрәкәт" башланган.tc "Халык ышанычын яуларга теләп, Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан биргән вәгъдәләрен үти башлады депутатлар. Август аенда паркта узган халык җыенында Түбән Мактамада спорт комплексы төзү турында да сүз кузгатканнар иде. Җирлек башлыгы Әлфия Слесареваның үтенеченә ул вакытта \"Татнефть\"нең генераль директоры Наил Мәганов уңай җавап бирде. Бу атнада әлеге мәсьәләдә \"хәрәкәт\" башланган."

Җирлек башлыгы сүзләренчә, төзелешне финанслаячак нефтьчеләр һәм күрше Бөгелмәдән проектчылар килеп, комплекс сафка басачак урынны карап (аны хоккей корты янында торгызырга уйлыйлар), ничек урнаштыру турында фикер алышып киткән. Объектның күпмегә төшәчәге әлегә билгеле түгел. Әмма аның саллы чыгымнар таләп итәчәге көн кебек ачык.

- Спорт комплексы бик кирәк безгә. Түбән Мактама моңа лаек дип саныйм. Без бит төрле спорт ярышларында призлы урыннардан калмыйбыз, - дип шәрехләде Әлфия Слесарева яңа төзелешкә этәргеч булган үтенечен. - Аннан соң бистә яшьләренә дә вакытларын нәтиҗәле уздырырга урын булыр иде.

Түбән Мактама җирлеге республика һәм район проектларында иң актив катнашучылардан. Бистәнең "Сабантуй" микро- районында төзелгән ачык спорт комплексы, мисал өчен, шул алдынгылык өчен бирелгән бүләк. Бүгенге көндә волейбол, баскетбол мәйданчыклары, спорт шәһәрчеге булган әлеге комплексның тирә-юнен матурлау, төзекләндерү бара.

Халыкта "Йөрегән аякка йон иярә" дигән гыйбарә бар. Җирлек җитәкчеләре шуны күз уңында тотып эш итә булса кирәк. 11 меңнән артык халкы булган Түбән Мактама өчен яңа Мәдәният йорты төзетү хәстәренә дә керешкәннәр. Атап әйткәндә, Россиянең кече шә- һәрләрендә, бистәләрендә күпфункцияле мәдәни-күңел ачу үзәкләре төзү проектында катнашырга теләк белдереп, Россия мәдәният министры Владимир Мединскийга хат юллаганнар. Дөрес, мөрәҗәгатькә әлегә җавап килмәгән. Әмма кире дә какмаганнар бит. Кем әйтмешли, "ятып калганчы, атып кал".

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса