Давыллы җил көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый мәгълүмат таратты.
Синоптиклар фаразлавынча, бүген - 7 сентябрьдә, республикада көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан давыллы җил көтелә. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.
Һава температурасы төнлә - 4-9, көндез 11-16 градус җылы булачак.
8 сентябрьгә каршы төндә яңгыр ява. Һава температурасы 4-9 градус җылы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia