Реклама
Шушы көннәрдә «Холостяк-3» популяр тамашасы җиңүчесе булып, Тимур Батрутдиновның йөрәген яулый алган Дарья Канануха Әлмәттә булып китте.
Яшь фанаткалар очрашу башланыр алдыннан күпкә алдан Ленин мәйданына җыелдылар. Дарья үзен озак көттермәде. Ул туган шәһәрендә һичкайда булмаганча җылы каршы алуларын билгеләп үтте.
Дарья белән Тимурның шәхси тормышына кагылышлы сорауларның иге-чиге булмады.
7-8 август көннәрендә алар Тимур белән Казанга киләчәкләр, «Aqua Comedy Club» концертына барачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+