Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа ел чыршысы утларын кабызды

Ял көннәре күңелле вакыйгаларга бай булды. Шәһәр мәдәният һәм ял паркы да шимбә көнне шатлыклы авазлардан яңгырап торды.

Бәйрәм чыршысы ачу тантанасына, көн салкын булуга да карамастан, байтак кеше җыелды. Алар игътибарына театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. Сәхнәгә узып баручы елны үз кулында тоткан Аждаһа да, балаларның яраткан мультфильм геройлары Маша белән Аю һәм башкалар да чыкты.

Әлмәтлеләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов изге теләкләрен җиткерде, балаларны буш вакытларын файдалы итеп уздырырга чакырды. Моның өчен төбәгебездә мөмкинлекләр җитәрлек. Спортның гына да 50 гә якын төре эшли. Ел саен социаль билгеләнештәге объектлар сафка баса, яңартыла. Төзелгәннәрне сакларга өйрәник, ватмыйк, җимермик - бу теләкләр юкка гына әйтелмәгәнен һәркем аңлый торгандыр(Чөнки быел гына да шәһәрдәге 263 яктырткыч ватылып, аларның плафонын алыштырырга туры килгән. Сентябрь-ноябрь айларында 62 яктырткычны ватканнар-И.А.) "Татнефть" ААҖ профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин парктагы бәйрәм чыршысының нефтьчеләр бүләге булуын ассызыклады. "Узган ел биредә 2011 елны озатканда 2012 ел уңышлы булсын дип теләгән идек. Хыяллар тормышка ашты. Компания алга куелган бурычны үтәде, нефть төбәгендә уңайлыклар тудыру буенча эш алып барылды. 2012 ел безгә паркта яңа күзәтү тәгәрмәче бүләк итте. Быел чыршы да тагын да биегрәк", - диде ул. Чыршы, чынлап та, матур. Төрле төстәге утлар кабынгач, аллы-гөлле күлмәк кигән Чыршысылуга сокланмаган кеше калмады. Фонтан урыны да кабатланмас итеп бизәлгән. Ә таучыклар берничә. Афәрин, нефтьчеләр!

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250