Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чокырлы чакрымнар кими

"Юллар, юллар, инде ничә еллар" дип җырлыйлар. Әйе, юлда йөрүче үзе генә юл газабын аңлый. Кызганыч, Россиядә юллар һәрвакыт авырткан урын булды. Юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе дә чокырлы, җимерек юлларда теркәлә. Башка төбәкләрдән аермалы буларак, Әлмәттә юллар даими яңарыш кичерә.

Бүген муниципаль районда юллар озынлыгы 2 мең километр тәшкил итә. Бездәге юллар челтәре федераль билгеләнештәге "Казан - Оренбург" участогын, төбәк, җирле, шәһәр, авыл, "Татнефть" ААҖ структур бүлекчәләре һәм кече нефть компанияләренең ведомство юлларын үз эченә ала.

Соңгы ике елда федераль билгеләнештәге юлларны финанслау күләме артты һәм быел 192 миллион 259 мең сум тәшкил итте. Хәзерге көндә Миңлебай боҗрасыннан алып СУ-5 боҗрасына кадәрге участокта ремонт эшләре җәелдерелде. Кичү елгасы аша күперне ремонтлау буенча эшләр әле дә дәвам итә, "Татнефтегазпереработка" идарәсе районында җәяүлеләр өчен җир асты юлы төзү планлаштырыла. Төбәк билгеләнешендәге юлларны төзекләндерүгә исә 131 миллион 392 мең сум акча бүлеп бирелде.

"Татнефть" ААҖ муниципаль райондагы юллар төзелешенә зур игътибар бирә. Республика бюджеты һәм компания средстволарына Кече Шевченко урамына ремонт ясалды, су басуга дучар булган Иске Әлмәттәге өч урам яңартылды. Компания аларга 5,6 миллион сум акча юнәлтте.

Нефтьчеләр 8 Март урамындагы 4, 4а, 6 нчы һәм Тельман урамындагы 41, 43 нче йортларның ишегалларын төзекләндерүне үз өстенә алды, әлеге максатта 4 миллион сум акча бүлде. Тельмандагы 47, 51 нче йортларның кварталара территориясенә асфальт җәелде. Герцендагы 90 нчы һәм Чернышевский урамындагы 47 нче йорт ишегаллары да тәртипкә китерелде. "Татнефть" шарлавыклы буалар буендагы Песочный урамына ремонт ясауга финанс ярдәме күрсәтүне планлаштыра.

Авыл җирлекләрендәге юлларны да нефтьчеләр ярдәменнән башка күз алдына китереп булмый. Быел Камы-Исмәгыйль авылындагы 1,5 км озынлыктагы урам төзекләндерелде. Ближние Ямаши авылындагы урамнарга ремонт ясауга компания тарафыннан акча бүлеп бирелде.

Мәгълүм булганча, ТР бюджетыннан шәһәрдәге юлларны төзекләндерүгә 50 миллион сум, җирле бюджеттан Володарский, Волжский, Мичурин, Зәй, Жуковский урамнарын, Тургенев тыкрыгын ремонтлауга 5,5 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Алга таба Шевченкодагы 24, 25 нче йортларның кварталара территориясен тәртипкә китерүгә 1,5 миллион сум акча бүлү планлаштырыла.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250