Җәмгыять

Чит илдә ял итү 17 мең сумга төшәчәк?!

Экспертлар 2016 елга шундый фараз кыла.

Дөрес, 17 мең сум ул нибары бер атналык бәя һәм бер генә кешегә... Эш шунда ки, чит ил валютасы арту аркасында россиялеләргә чит илләргә юлламалар алу кесәләреннән килмиячәк икән. Бер атнага бер кешегә чит илне күрү уртача 17 мең сумга барып чыгачак. Ә бу узган еллар белән чагыштырганда бик зур бәя.

Реклама

Алай да россиялеләр быел да чит ил кояшы астында кызынудан баш тартмас дип фаразлый экспертлар. Испания, Греция, Кипр кебек илләр популяр булачак. Таиландка баручылар инде артты. Ә менә Куба, Доминикана һәм Мексикадан баш тартырга туры киләчәк, анда бәяләр котырып үскән. Кыскасы, чит ил кояшы быел күпләргә тәтемәячәк...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Чит илдә ял итү 17 мең сумга төшәчәк?!
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять