Чирмешән эшмәкәре атна саен 100 килограмм яшел суган үстереп сата
Чирмешән районының Югары Чыгтай авылыннан эшкуар Руслан Омаровның теплица бизнесы кыш көне дә чәчәк ата.
Ул кыш көне теплицада яшел суган үстерә икән. Атна саен 100 килограммга якын уңыш җыя һәм аны Чаллы, Әлмәт, Чистай базаларына җибәрә, ди.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Руслан Омаров редиска, пекин кәбестәсе һәм кыяр үсентеләре әзерләү белән мәшгуль икән.
- Үсентеләрнең бер өлешен сатабыз, ә калганын үзебезнең теплицада үстерергә уйлыйбыз. Быел укроп та үстерергә булдык әле, - дигән эшмәкәр-бакчачы. - Орлыкларны Мәскәүдән алып кайтам. Узган ел кәбестә һәм кыяр үстердем.
Эш оештырылышына килгәндә, аның теплицасында ел әйләнәсендә өч кеше эшли - салкын вакытта бинаны ягалар, үсемлекләргә су сибәләр, өлгергән уңышны җыялар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа