Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Греция россиялеләр өчен чикләрен ача

Карар 2020 елның 7 сентябреннән 21 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.

7 сентябрьдән Россия белән Греция арасында һава юллары туристлар өчен кабат ачык булачак. Әмма очышлар кайбер чикләүләр белән башкарылачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Атна саен илгә Афиналар, Салониклар һәм Ираклион аэропортлары аша 500гә кадәр Россия туристы керә алачак. Алар бирергә Covid-19ка тест нәтиҗәләре белән килергә тиеш булачак. Барлык тиешле мәгълүмат тупланган белешмә инглиз телендә булырга тиеш.

«Авиакомпанияләр бу таныклыкны пассажирны самолетка утырту алдыннан тикшерергә тиеш булачак. Бу вазифаны үтәмәгән очракта, алар пассажирны үз хисабына кире кайтарырга тиеш булачак», — диелә хәбәрдә.

Шулай ук россиялеләргә PLF (Passenger Locator Form) электрон формасын тутырырга туры киләчәк, анда элемтә өчен мәгълүмат һәм броньланган кунакханә яки башка вакытлы яшәү урыны турында мәгълүмат күрсәтелергә тиеш.

Карарның гамәлдә булу вакыты - 7 сентябрьдән 21 сентябрьгә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса