Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чаллыда табибны атып үтергән бабай имам булган

Күршеләре пенсионерны "зирәк, сабыр, диндәге" кеше кебек белгән.

Җирле кибет сатучысы белдергәнчә, авылдагы барлык дини чаралар да 85 яшьлек Мисбах карт катнашында узган: Корбан бәйрәм, никахлар, балага исем кушу, җирләү һ.б.ларда аны чакыра торган булганнар.

Карт 25 ел Чаллыда электрик булып эшләгән, аннан соң әти-әнисенең йортына яшәргә кайткан, 91 яшьлек апасы Рәшидәне караган. Сүз уңаеннан, ханымның шәһәрдә кызы белән оныклары яши. Мисбах бабайны кулга алу белән, Рәшидә әбине шәһәргә алып киткәннәр. Пенсионер эчү, тарту белән мавыкмаган, начар сүз сөйләмәгән. Шуңа да халык аның бу җинаятен ишеткәч, шаккаткан.

Күршесе, 90 яшьлек Мәймүнә әби сүзләренчә, хәер акчаларын Мисбах карт мәчеткә тапшырган, я булмаса дога укыган гаиләгә калдырып киткән. Икенче күршесе Зиннәт бабай карт белән бары тик намаз, догалар турында гына әңгәмә коруларын әйтә.

Картның имам булуы турындагы хәбәрне Диния нәзарәтендә кире какканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса