Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Чаллы кызына куркыныч хөкем карары яный

32 яшьлек Римма Куканованы Таиландта үлем җәзасына хөкем итәргә мөмкиннәр.

 Чөнки бу илдә үз кешеләренә һәм чит илдән килүчеләргә дә 20 граммнан артык наркотик белән тотылган өчен үлем җәзасы күздә тотылган. 10 гыйнварда Россия гражданкасы Римма Куканова белән 44 яшьлек АКШ гражданинын полицейскийлар тоткарлый. Аларның машиналарыннан 1 әр грамм экстази салынган каплар табалар. Хәзер алар беренче категорияле наркотикларны сатуда һәм сату өчен саклауда гаепләнә. Ачыкланганча, алар Пханган утравының күңел ачу заведениеләрендә наркотикларны чит ил туристларына сата торган булганнар. Римма Яр Чаллы КНИТУының техник кибернетика һәм информатика факультетын тәмамлаган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса