Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өч әлмәтледә – 100 әр балл

Калабызда чыгарылыш имтиханнарының тулы нәтиҗәләре билгеле булды.

Химия фәненнән 100 баллны 20 нче мәктәп укучысы Максим Симонов җыя алган. 16 нчы мәктәптән Энҗе Фадеева һәм Айдар Гыйрфанов исә рус теленнән югары нәтиҗәләргә ирешкәннәр.

Рәсми мәгълүматлар буенча рус теленнән имтиханны 886 әлмәтле сайлаган булган. Бу предметтан район буенча уртача балл 70 не тәшкил итә. 80 һәм аннан да күбрәк балл җыючыларның саны 203 кеше. Бусаганы уза алмаганнар юк.

Соңгы имтихан нәтиҗәләре буенча иң югары баллны - 96 ны - биологияне сайлаган 2 нче лицей укучысы Асилә Даутова җыйган. Бу фәннән имтиханны 136 кеше сайлаган булган. Тарих фәненнән иң яхшы нәтиҗәләр Сөләй авылы мәктәбе Лилиана Әхмәтгалиеваныкы. Инглиз теленнән - Кичү мәктәбе укучысы Анастасия Потапованыкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса