Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өч әлмәтле шәһәрдәшләренә һөҗүм иткән

Кичке сәгать дүртләр тирәсендә Ленин урамында өч яшь егет көч кулланып, бер гаилә парының һәрберсе 18 мең сумлык торган кәрәзле телефоннарын тартып ала.

Шушы ук көнне кичке сәгать унда Төзүчеләр проспектында да алардан 29 яшьлек ир-ат зыян күрә. Өч егет аның документларын, курткасын, көмеш әйберләрен талый. Зыян күрүче шунда ук полициягә мөрәҗәгать итә. Талаучылар -кайнар эз"дән тотыла. Алар 18, 19 һәм 21 яшьлек элек тә караклык һәм наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән шөгыльләнгән өчен хөкем ителгән әлмәтлеләр булып чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса