Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өч ай эчендә Татарстанда 133 пар игезәк бала туган

ТР Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе мәгълүматларына караганда, елның беренче кварталында республикада 13 450 бала туган.

Дөньяга аваз салган сабыйларның 6 926сы - ир бала (51,5 %), ә 6 524е кызлар (48,5 %). Татарстанда өч ай эчендә 133 пар игезәк һәм бер гаиләдә өч игез бала дөньяга килгән.

Соңгы елларда гаиләдә икенче һәм аннан соңгы булып туган балалар саны арта. Татарстанда беренче кварталда туган барлык сабыйларның 40 %ы (5393 бала) - беренче, 44 %ы (5936) - икенче, 12,5 %ы (1683) - өченче, 3,5 %ы (438) - дүртенче һәм аннан соң булып туган.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса