Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Быел Әлмәттә яшь гаиләләр үзләренең торак шартларын яхшырта алачак

"Алсу" микрорайонында Ринат Галиев урамы, 23 нче йорт адресы буенча төзелүче 10 катлы 485 фатирлы торак йорт төзелеше тәмамланып килә.

Яшьләргә әлеге йорттан фатирлар алырга мөмкин булачак. Алар өчен каралган фатирлар урнашкан 2 һәм 4 нче подъездлар быелның июль аенда файдалануга тапшырылачак. Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча Татарстан законын тормышка ашыруда төп дәүләт заказчысы булган Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгы һәм район башкарма комитеты арасындагы килешүне гамәлгә ашыру "ТР яшьләр төзелеше берләшмәсе" төбәк иҗтимагый оешмасына (РОО "ОМС РТ") йөкләтелде. Төбәк оешмасы "Алсу" микрорайонында "Торак инвестиция компаниясе" ҖЧҖ эш алып барган әлеге йорттан 43 фатир төзелешен инвестицияли. Биредә төрле мәйдандагы 1-3 бүлмәле фатирлар төзелә. Бер бүлмәлеләрнең (аларның саны 20) мәйданы 39, ике бүлмәлеләрнеке (19 фатир) 57,51 дән 66,13 кә кадәр һәм 3 бүлмәлеләрнеке (4) 79,9 квадрат метр тәшкил итә. Фатирларның бер квадрат метры бәясе шулай ук торак базарындагыга караганда кимрәк итеп куелган - 30 мең сум. Фатирлар чиста отделка белән тапшырыла.

Хөкүмәт яшь гаиләләргә ярдәм йөзеннән 400 мең сум акча биреп тора. Әлеге акчаны фатирга күчкәннән соң 15 ел эчендә нәкъ шушы күләмдә, ягъни процентсыз кайтарырга кирәк булачак. Фатирны аның бәясенең 400 мең сумын түләмичә үк гаилә әгъзаларының уртак өлештәге милке итеп теркәү мөмкинлеге тудырыла. Әгәр гаиләдә өч яше тулмаган бала бар икән, акчаны сабый өч яшькә җиткәнчегә кадәр түләмичә торырга рөхсәт ителә. Фатир бәясен шулай ук ана капиталы белән дә капларга була.

Нинди яшь гаилә дәүләт программасы нигезендә торак шартларын яхшырта ала? Иң элек шуны җиткерәбез, Татарстан законы нигезендә яшь гаилә булып саналу өчен ир яки хатынның берсенә 30 яшь тулмаган булырга тиеш. Яшь гаиләнең торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булып танылуы һәм район башкарма комитетында чиратка куелуы шулай ук зарури. Закон нигезендә яшь гаилә фатирны үзенең мөмкинлекләреннән чыгып сайлый ала, әмма ул элеккеге торак шартларыннан яхшырак булырга тиеш.

Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар сыйфатында чиратка басу һәм фатир алу сораулары белән яшь гаиләләргә РОО "ОМС РТ"ның Әлмәттәге вәкиллегенә oms.Almet@mail.ru электрон почтасы аша мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.

Ирина Апачаева

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250