Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Быел Әлмәт дәүләт нефть институтын 995 студент тәмамлады

Шуларның 74 е кызыл диплом ияләре.

Булачак нефтьчеләрне район башлыгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесе Марат Гыйрфанов котлады. Ул АГНИ елъязмасының шәһәр тарихы һәм "Татнефть" белән тыгыз бәйләнгән булуын, меңләгән квалификацияле белгечләрнең нефть төбәге тарихын язуын ассызыклады. Институтны тәмамлаучыларның 95 проценты укуын тәмамлау белән эшкә урнаша. Яшь белгечләрне шулай ук "Татнефть" компаниясе генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев котлады. Бу уку елында компания иң яхшы диплом проектына бәйге игълан иткән иде. Тантанада аның җиңүчеләрен дә акчалата премия һәм электрон корпоратив университетның махсус билгесе белән бүләкләделәр.

Фотолар Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250