Реклама
Быел август һәм сентябьнең коры булуы көтелә, ә июльдә температура фоны нормадан арта. ТР Гидрометеорология һәм мохитне мониторинглау идарәсе апрель-сентябрь айларына һава топышын фаразлады.
-Татарстанда вегетация чорының күпчелек өлешендә уртача температура фонының нормада булуы көтелә. Июльдә һава температурасы нормадан югары булачак, - дип хәбәр итте метеорологик фаразлау бүлеге начальнигы Ирина Трущина.
Аның әйтүенчә, республикада апрельдән июльгә кадәр явым-төшем күләме нормада булачак, август, сентябрь коры көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+