Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Быел кайда ял итәргә?

Табигатьтә яз хакимлек итсә дә инде күпләр җәйге яллары турында хыяллана, хыялланып кына калмый, кайсы илгә, күпмегә барасын чамалый, бару-кайту билетлары хакында кайгырта.

Аннан соң алдан аяк киенүнең матди файдасы да бар: ялларын кимендә 2-3 ай алдан планлаштырып, кунакханәдәге бүлмәләрне алдан броньлап, юл билетларын алдан алып куючыларга юллама бәяләре якынча 15-20 процентка очсызракка төшә.

Бүгенге кризис заманында монысы да кечкенә әйбер түгел.

Русия туроператорлары ассоциациясе (АТОР) башкарма директоры Майя Ломидзе белдергәнчә, быел русиялеләрнең дүрттән бере җәйге ялларын үзебезнең курортларда үткәрергә җыена. Аннан соң исемлектә Греция, Болгария, Кипр, Италия, Чехия, Испания, Латвия, Белоруссия, Эстония, Литва тора. Әйе, әле бер-ике ел элек кенә исемлек башында торган Төркия, Мисыр, Израиль, Грузия кебек илләр инде исемлек ахырында. АТОР мәгълүматларына караганда, дүрт кешедән торган Русия гаиләсе ике атналык ял өчен уртача 200 мең сумлык юлламалар сатып ала. Тагын шунысы да бар: күп кенә күрсәткечләр буенча Русия курортлары Кипр, Испания, Италиядәге ял йортларыннан калышмый диярлек. Соңгы вакытта сәламәтлекләрен Белоруссиядәге ял йортларында ныгытырга теләүчеләр дә күбәйгән. Узган 2015 елда бу тугандаш дәүләттә 300 меңнән артык русияле ялда һәм экскурсиядә булып киткән. Аралар әлләни ерак булмагач, Белоруссия, Литва, Эстониягә үз машиналары белән барып кайтучылар да елдан-ел арта икән.
Һәртөрле сораштырулардан күренгәнчә, русиялеләрнең күбесе җәйге ялларын, әллә кая барып тормыйча, үз төбәгендә үткәрергә җыена. Шәһәрдәгеләр үз бакчаларында, авылдагылар үз йортларында, ягъни. Юк, бу һич тә аларның читтә ял итәргә теләмәвеннән түгел, ә кесәләре такырланудан.
http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса