Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Быел 100 дән артык әлмәтле хаҗ кылган

Алар белән очрашу калабызның үзәк мәчетендә узган.

Очрашу барышында Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе урынбасары Исмәгыйль хәзрәт Биккинин 2016 елның хаҗ үзенчәлекләре хакында сөйләде. Изге айда миллионлаган мөселманнар хыялланган гамәлне башкарырга насыйп булган Әминә Нурмөхәммәтова, Гөлназ һәм Фатыйма Хөснетдиновалар әлеге мөһим сәяхәткә ничек әзерләнгәннәре хакында бәян иттеләр, үзләренең уй-кичерешләре белән уртаклаштылар.
- Мәккәдә хаҗ вакытында кигән киемең дә, ашагын ризыгың да әһәмиятен югалта, иң мөһиме хаҗ кылу икәненә, аның асылына төшенү барлыкка килә, - диделәр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса