Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1 сентябрьдән Әлмәт укучылары мәктәп ашханәләрендә бушлай ашый

2020 елның 1 сентябреннән башлангыч сыйныфлар бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк.

Мәктәпләрдә башлангыч сыйныфлар өчен 2020 елның 1 сентябреннән түләүсез кайнар ризык кертелә. Бу хакта Федераль Җыенга еллык Юлламасында РФ президенты Владимир Путин хәбәр итте.

«Техник әзерлек булган төбәкләрдә һәм мәктәпләрдә түләүсез кайнар ризык 2020 елның 1 сентябреннән бирелергә тиеш. Калган коллегаларымны бу эшне активлаштыруыгызны сорыйм. 2023 елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча Россия Федерациясенең барлык субъектларында кече мәктәп укучылары бөтен ил буенча түләүсез, сыйфатлы кайнар ризык белән тәэмин ителергә тиеш», — диде РФ Президенты.


Исегезгә төшерәбез, 1-нче сентябрьдән Казанда ярымфабрикатлар аз булган яңа мәктәп меню кертелде. Балалар һәм ата-аналар мөрәҗәгатьләре буенча яңартылган менюга 45 сумнан да түбән бәяле кайнар ризык, шулай ук икенче аш-су яки беренче камыр ризыклары кертелгән.

Моннан тыш, узган елның октябрендә РФ Дәүләт Думасы депутатлары кече сыйныф укучыларын кайнар ризык белән мәҗбүри тәэмин итү турында закон проектын кабул итте. Закон проекты "сәламәт туклану" төшенчәсен кертә, ә ата-аналарда менюны контрольдә тоту мөмкинлеге барлыкка килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса