Бушка җир ал
Россия Президенты Владимир Путин "ерак көнчыгыш гектары" турындагы законга кул куйды.
Аның нигезендә һәр Россия кешесе Ерак Көнчыгышта бер гектар җирдән биш ел бушлай файдалана ала, аннан арендага яки сатып алырга мөмкин булачак. Әгәр җир берничек тә файдаланылмаса, аны кире алырга мөмкиннәр. Закон буенча, алынган участокны сату-сатып алу, арендага бирү тыелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа