Бурычлы суд приставын таптатмакчы булган
Суд приставы бурычлыны машина кую урынында күрә.
Бурычлының элек Infiniti автомобиленә арест салынган була. Казанның Авитөзелеш районы бүлеге хезмәткәре бурычлы янына килеп, казанлыга машинасына арест салынганлыгын исенә төшерә һәм ир-аттан машинадан чыгуын, документларын күрсәтүен сорый. Әмма бурычлы таләпне үтәми, машинасыннан колак каккмас өчен приставны таптата һәм үзе кача. Хәзер 36 яшьлек казанлыга карата җинаять эше кузгатылган. Аны 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia