Бронза – Әлмәт футболчыларында
2000 елгы үсмерләр арасында футбол буенча кышкы беренчелеккә финал уеннары узды.
Республиканың тугыз командасы "Рубин" стадионында көч сынашты. Кискен көрәштә Татарстан чемпионнары булып "Рубин" футболчылары танылды. Казанның Вахитов районы спортчылары көмеш медальгә ия булды. Әлмәтнең ДЮСШ шәкертләре дә буш кул белән кайтмады - безнекеләр бронза алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа