Британия галимнәре күз күремен 30 % ка яхшырта торган компьютер программасы уйлап тапкан
Бу хакта "Би-би-си" корпорациясе хәбәр итә. Тикшеренүдә катнашкан кешеләр башта укый алмаган һәм еракта урнашкан текстларны күрә башлаган.
Программа 2 айга исәпләнгән. Атнаның 4 көнендә пациент 25 минут компьютер экраны артында утыра. Дәваланучы кеше экранда барлыкка килгән бизәкләр һәм рәсемнәрдән төрле фигура-предметлар табарга тиеш.
"Баш миенең актив эшләве күз алмасының физик халәтенә тәэсир итә", - дип белдергән яңа технологиянең авторы Арон Зейц.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа