Браконьер инспекторларга ут ачкан
"Нерст" операциясе кысаларында хайваннар дөньясы объектларыннан файдалану һәм саклау буенча идарә җитәкчеләре рейд уздырган.
Болгар шәһәреннән 5 километр читтә законсыз куелган ятьмә ачыкланган. Әлеге ятьмәне караганда таныш булмаган ир-ат инспекторларга янау сүзләре әйтә башлаган һәм алар ягына мылтыктан аткан. Аткан кеше Болгарныкы булып чыккан. Аның мылтыгы теркәлмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа