Реклама
Мәгълүм булганча, республикада берничә шәһәрдә, шул исәптән Әлмәттә дә бердәм социаль билетлар урынына электрон транспорт карталары кулланыла башлады.
Юлда йөрү өчен бердәм социаль билетлар барлык пенсионерларга һәм инвалидларга да каралган иде. Кемдер билетка, кемдер акчага өстенлек бирде. Аларны алыштырган электрон транспорт карталары буенча да сайлау мөмкинлеге тудырылды. Ташламалар каралган кешеләр үзләренә бирелә торган 342 сумны, ә балалар 206 сумны транспорт картасына күчереп, ай дәвамында шәһәр һәм шәһәр яны маршрутларында үзләренә кирәк кадәр йөри алалар. Әлмәт шәһәре һәм районында хәзерге вакытта мондый ташламага ия булган 47 меңнән артыграк кеше яши. Әлегә аларның 11 мең ярымы транспорт карталары алган. Электрон транспорт карталарына өстенлек бирүчеләр бу системаның уңайлы булуын тоярга өлгергән инде. Ләкин арада сораулары белән мөрәҗәгать итүчеләр дә күзәтелә. Аларга ачыклык кертү максатыннан журналистлар район башкарма комитетының транспорт бүлеге начальнигы Рәмзис Хәсәншин, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Закирҗан Шакирҗанов, "АПОПАТ" ААҖнең эксплуатация бүлеге начальнигы Сергей Локтев белән очраштылар. Сөйләшүнең автовокзалда башлануы очраклы түгел иде. Чөнки сораулар нигездә шәһәр яны транспортында йөрүчеләргә тынгылык бирми. Менә без касса янында. Транспорт картаң булса да, башта автовокзал кассасында аны күрсәтеп, автобуска утырту ведомостенда теркәү өчен нуль санлы билет алырга кирәк. Автобуска кергәндә транспорт картасын валидаторга куеп алалар. Әгәр син маршрутның азагына кадәр бармыйсың икән, мәсәлән, Әлмәт-Рус Акташы маршрутында Кәләйгә кадәр генә барырга кирәк булса, әлеге торак пункт янында автобустан төшкәндә транспорт картасын тагын бер кат валидаторга тидереп алу зарур.
- Шәһәрдә электрон карталар транспортка кергәндә генә валидаторга куелып санала. Ә шәһәр яны маршрутларында моны ике тапкыр эшләргә кирәк. Дальние Ямаши юлы уңаенда күпме авыл бар. Һәр авыл янында төшүчеләр шулай ук транспорт карталарын санатырга тиеш. Күпләр аның ни өчен шулай эшләнгәнлеген аңлап бетерми, үзләреннән ике тапкыр акча алачаклар дип уйлыйлар. Бу алай түгел, ул программага транспорт картасына ия булучының шуның кадәр ара үтүен исәпләү өчен салынган, - дип аңлатты Рәмзис Хәсәншин.
Сергей Локтев пассажир теркәүне мәҗбүри рәвештә үтәргә тиеш дип белдерде.
- Автобуска утырту ведомостеннан тыш автовокзалдан бер генә автобус та кузгалырга тиеш түгел, - диде ул нуль санлы билетның нигә кирәклеген бәян итеп. - Һәм кагыйдә буенча бер генә пассажир да теркәлмичә автобуска утырырга тиеш түгел. Ташламаларга ия булучыларга куркырга кирәкми, аларга акча түләргә кирәк түгел.
Барысы да бик гади: ул кассага килеп, транспорт картасын күрсәтә, аның фамилиясе компьютерга кертелә һәм аңа нуль санлы билет бирелә. Шоферда пассажирларның фамилиясе язылган ведомость булырга тиеш. Ансыз шофер рейска чыга алмый.
Аның әйтүенчә, шәһәрдә түләү нинди генә тукталышка кадәр баруга карамастан да бертөсле, шуңа күрә транспорт картасын валидаторга бер генә тапкыр тидерергә кирәк. Ә район торак пунктларына ара да, бәя дә төрлечә. Төшкәндә дә карталарны санау предприятиенең түккән чыгымнарын исәпләргә дә мөмкинлек бирә. Бу аңа дәүләттән компенсация алу өчен кирәк.
Транспорт картасын каян алырга була дип мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Транспорт карталарын алуга документларны К.Цеткин урамындагы 54 а йортында урнашкан социаль яклау идарәсенә барып тапшырырга кирәк. Идарәгә килгәндә паспорт, ИНН, ташламага ия булу турындагы документны да алырга онытмаска. Транспорт карталарын алганнан соң аларны тулыландырырга һәм активлаштырырга кирәк булачак. Бу эшне автовокзалның 2 һәм 3 нче кассаларында, "АК БАРС" банкы бүлекләрендә, УФПС "Татарстан почтасы" районара почтамтының Әлмәт шәһәре һәм районындагы бүлекчәләрендә башкарырга була. Белешмәләр өчен район башкарма комитетының транспорт һәм юл хуҗалыгы бүлегенә 45-38-33, 32-83-64 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Ирина Апачаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы