Бүләкләнүчеләр арасында 6 нчы мәктәп укучысы да бар
Узган пәнҗешәмбе көнне Казанда ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан оештырылган "Лицейчылар балы" республика бәйрәме булып узды.
Анда "Киләчәккә билет-2012" исеме астында үткәрелгән иншалар бәйгесенә дә йомгак ясалды. Бүләкләнүчеләр арасында 6 нчы мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Альбина Гыйниятуллина да бар.
Фото «Татар-информ»нан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа