Бәйгедә катнашучылар өчен чикләр юк: ишегалды, парк яисә скверда җыештыру эшендә катнашамы, район, шәһәрдә тирә-якны чистарту белән мәшгульме - әлеге мизгелләрне фотога төшереп, социаль челтәргә урнаштыру гына кирәк. Җиңүче исеменә иң актив һәм креатив катнашучылар лаек булачак.
Төп бүләк - iPad Air иясе 23 апрельдә ачыклана. Аны Казанда үткәреләчәк шәһәркүләм өмәнең үзәк мәйданында бүләкләргә ниятлиләр.