Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Битарафлык харап итә

Соңгы араларда муниципаль райондагы төзелеш мәйданнарында бәхетсезлек очраклары еш теркәлгән. Кызганыч, үлемгә китергәннәре дә юк түгел. Ел башыннан Әлмәттә эш урыннарында ике кешенең гомере өзелгән.

Гаеп нәрсәдә? Хезмәтне саклау әлеге предприятиеләрдә ничек куелган? Әлеге сорауларга җавап эзләү, сәбәпләрне ачыклау максатыннан хезмәтне саклау буенча координацион совет рәисе, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары В.Самойлов җитәкчелегендә киңәшмә булып узды. Анда шулай ук прокурор ярдәмчесе З.Музафарова, хезмәт буенча баш дәүләт инспекторы Т.Вильданов та катнашты. Биредә үлем очраклары килеп чыккан "Стройкомплекс" ҖЧҖ, "Промгидравлика" ҖЧҖ һәм бер эшчесе каты производство травмасы алган "Глобус" ҖЧҖ җитәкчеләре җавап тотты. Әйтергә кирәк, "Промгидравлика"да берничә кеше зыян күргән, әлеге вакытта берсе бик авыр хәлдә хастаханәдә ята. "Глобус"та травма алган эшче бүгенге көндә медсанчастьта дәвалану курслары уза. Савыкканнан соң аны җитәкчелек биредә үк, әмма башка, җиңелрәк вазифага эшкә куячак.

Оешма җитәкчеләре аяныч нәтиҗә белән тәмамланган очраклар турында тулы мәгълүмат җиткерде. Беренчедән, эшне оештыруда барлык кагыйдәләрнең дә үтәлмәве кешеләр үлеменә китергән дип табылды. Шулай ук инструктаж уздыруда билгеле таләпләргә бармак аша гына карау, хезмәт урыннарында куркынычсызлык буенча чаралар күрелмәве дә төп сәбәпләрнең берсе булып тора.

Кешеләрне кире кайтарып булмый. Ә аларның гаиләләре мизгел эчендә туендыручысыз калды. Оешмалар тарафыннан бирелгән компенсацияләр якыннарын алыштыра алмый, билгеле. Җитәкчеләр киләчәктә дә гаиләләргә финанс яклап ярдәм күрсәтәчәкләренә ышандырдылар. Компенсацияләрнең түбән булуына басым ясап, В.Самойлов бу мәсьәләгә җитдирәк карарга чакырды.

Бүгенге көндә югарыда аталган бәхетсезлек очраклары буенча прокуратура һәм тикшерү комитеты тикшерүләр алып бара.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Фото: http://www.razvitie-ntc.ru/content/okhrana-truda.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250