Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Бишмунча кешесе ялган аракы сатып баемакчы булган

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы полиция белән берлектә "Алкоголь" операциясе уздыра. Аның кысаларында 180 шешә ялган алкогольле эчемлек сатудан алынган.

"Мендәрләр яңарту" салонында "фанфурик" сатып ятулары фаш ителә. Тикшерү әлеге сыеклыкның косметик лосьон булмавын, ә этил спирты (60,6 % лы) һәм су катнашмасы булуын күрсәтә. Эчемлек сатудан алына.

Шулай ук, Бишмунча авылында бер кешенең ярты литр спиртлы эчемлекне 150 сумнан сатып ятуы билгеле була.

Хәзер бу алкогольле эчемлек тикшерү узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса