Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылда эшмәкәрлекне үстерү буенча семинар Бишмунчада узды

Бишмунча авыл җирлегендә авылда вак эшмәкәрлекне үстерүгә багышланган семинар булды.

Анда район башлыгы Мәҗит Салихов, авыл җирлекләренең башлыклары катнашты.

Счеминарның практик өлешендә катнашучылар авылдагы фермер хуҗалыклары белән таныштылар.

Крестьян хуҗалыкларына экскурсиядән соң семинарның пленар өлеше булды. Анда авылда эшмәкәрлекне үстерүнең төрле мәсьәләләре каралды. Бишмунча авылы башлыгы Ришат Фазлыев башкарылган эшләр һәм авыл җирлегенең эшчәнлеге турында доклад белән чыкты. Ул авылның соңгы вакытта шәһәр кешеләрен дә үзенә тартуы, байтак кешеләрнең кире әйләнеп кайтуы турында сөйләде. Авылда фермер хуҗалыкларын үстерү турында предприятие һәм оешмалар, шәһәр хезмәтләре, банклардан килгән вәкилләр дә сөйләде.

Семинарга район башлыгы Мәҗит Салихов йомгак ясады. Ул авыл башлыкларын вак эшмәкәроекне үстерүдә активрак эшләргә чакырды, авыл башлыкларының хезмәтенә түләүнең премия өлеше шуңа бәйле булачагын искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса