Биш кеше боз белән аккан
Бу хәл Менделеевск районы тирәсендәге Кама елгасында була.
Боз аерылганда аның өстендә биш кеше, шул исәптән бер хатын-кыз һәм бала да була. Коткаручылар килгәндә боз ярдан ярты километр ераклыкка китеп өлгерә. Көчле җил һәм тагын вак боз кисәкләре күп булуга да карамастан, коткаручылар үз тормышларын куркыныч астына куеп, көймә белән балык тотучылар янына бара. Алар Удмуртия кешеләре булып чыга. 2003 елы малайга медицина ярдәме кирәк булып чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа