Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бирешергә исәп юк

14-21 октябрьдә Төркиянең Анталия шәһәрендә "Ышаныч формуласы: Россиядә һәм дөньяда журналистиканың киләчәге" дип исемләнгән халыкара форум булып узды.


Журналистикада соңгы елларда нинди яңалыклар күзәтелә? Аның киләчәге ничек күзаллана? Төрле төбәкләрдән форумга җыелган 250 гә якын каләм иясе беренче көнне Россия журналистлар берлеге секретаре Павел Гутионтов җитәкчелегендә әлеге сорауларга җавап эзләде.
Каләм көченә халыкның ышанычы кими бара - бу хакыйкать. Элек кешеләр моң-зарлары, проблемалары белән редакцияләргә килеп, аларны хәл итә торган булса, бүген андыйлар сирәк күренеш. Укытучы да, ярдәмче дә, тикшерүче дә, судларда чыгыш ясаучы да, яклаучы да булган матбугат чаралары кай арада һәм ни рәвешле яр буена килеп терәлде соң? Моның чишелеше бармы һәм катгый чаралар күрергә кирәкме? Кемнәрдер әлеге мәсьәләне замана җиленең кискен булуы белән бәйләп аңлатты, икенчеләр гаепнең чыбык очын Интернетка ялгады. Мәртәбәле затлар аларның икесе белән дә килеште. Халык чынлап та арадашчыларсыз гына турыдан-туры мәгълүмат алуга өстенлек бирә - социаль челтәрләргә мөрәҗәгать итә. Әмма яңалыклар җиткерү сыйфаты басмаларда барыбер яхшырак һәм ышанычлырак - беренче көн әнә шундый шигарь белән тәмамланды.
"Новый вторник" - яңа мөмкинлекләр" - форумның икенче көне "Новый вторник" газетасының баш мөхәррире Леонид Арих белән очрашуга багышланды. Әлеге газета "халык" аудиториясенең ышанычын яулаган басма буларак журналистларда зур кызыксыну уятты.
17 октябрьдә Россия матбугат чаралары вәкилләре һөнәри бурычларын үтәгәндә һәлак булган журналистлар истәлегенә 2010 елда истәлекле таш куелган Анталиядәге Тахталы тавына (диңгездән 2365 метр биеклектә) күтәрелде. Хәзерге вакытта Анталия власте ярдәме белән биредә һәйкәл урнаштыру мәсьәләсе хәл ителә, проектны әзерләү эшләре алып барыла. Форум барышында иң яхшы проектка бәйге игълан ителүен дә җиткерделәр. Киләсе елның май аенда Тахталы тавына журналистларның кабаттан килүе планлаштырыла, исәпләре - һәйкәлне ачу. Әлеге һәм башка мәсьәләләр Россия Журналистлар берлеге җитәкчелегенең Анталия губернаторы Әхмәт Алтыпармак белән булып узган очрашуында да тикшерелде. Ике як та уртак тел тапты шикелле. 2013-2014 елларда Анталия биләмәләрендә журналистлар һәм оешмалар өчен глобаль форум оештыру һәм уздыруны да төбәк губернаторы хуплады.
Журналист, РГГУ доценты Владимир Скоробогатько җитәкчелегендәге конференциядә форумда катнашучыларның басмаларына анализ ясалды. Үз чыгышында ул кайбер төбәкләрдәге матбугат чараларының бертөрлелегенә басым ясады һәм һәр газетаның үз йөзе булырга тиешлегенә күрсәтте.
Форумның соңгы көнендә "Россиянең бүгенге журналистикасы: проблемалар һәм перспектива" лекциясе белән ВГТРКның беренче рәисе, язучы Олег Попцов чыгыш ясады. Ул "Мин хәтерлим, димәк, мин яшим" дигән фикерне дәлилләде. Аныңча, ышаныч хәтергә бәйле. Узганнарны барлап, бүгенге заман герое булдырып, аның аша ышаныч яулау - журналистның төп бурычы әнә шул булырга тиеш. "Каләм зур көчкә ия, бердәм булганда, дөреслекне яклаганда, барысына да ирешеп була" - шушы нотада форумга нокта куелды.
Әлеге форумнан соң тагын бер тапкыр шуңа инандым, матбугат чараларын товарга әверелдерергә тырышучылар безнең дәрәҗәбезнең кимүенә китерә. Югарыдагы сорауларга мин болай дип җавап бирер идем: журналистика җәмгыятьнең фикерен формалаштыра, димәк, безгә кискен замана җилләренә җилкәнебезне тагы да киңрәк киерү кирәк һәм яр буеннан кузгалып, дәрьяга чыгу юнәлешеннән һич кенә дә тайпылырга ярамый. Каләм көчлеме, әллә заманамы - көрәш дәвам итә. Безнең бирешергә исәп юк!
Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250