Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бигәштә яшәүчеләр якташларын искә алдылар

Бигәштә яшәүчеләр яу кырында ятып калган, туган якларына кайткач арадан киткән якташларын ел саен искә ала. Менә быел да алар 8 майда Бөек Ватан сугышы һәлак булганнар хөрмәтенә куелган обелиск янына җыелды.

Дәһшәтле еллардан соң күпме сулар акты, илебезгә тынычлык, аяз күк йөзе, шатлык бүләк иткән Җиңүле күпме яз килде. Әмма сугыш китергән кайгы-хәсрәтне ветераннар һаман да оныта алмый. Бигәшлеләр хәтеренә дә тирән яра булып уелып калды бу еллар. Бүген эскәмиядә тезелешеп утырган сугыш каһарманнарының, ак яулыклы әбиләр - тыл батырларының күзләреннән әле дә яшьләр кипми.

Өлкәннәребезне Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәргә бик күп кунаклар, укучылар, бакчага йөрүче балалар килгән. Һәр елдагыча, митинг манзаралы оештырылган иде: обелискка бару юлы башыннан алып Мәңгелек ут янына кадәр почетлы караул куелган, балалар да хәрби киемнән... Кадерле ветераннарыбызны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, "Татнефть" ААҖ профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, 12 нче а ТОСМСның баш предприятиесе булган "Татнефть-Энергосервис" УК" ҖЧҖ профкомы рәисе Рамил Гатин һәм башка бик күпләр иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре нефтьчеләрнең игътибарын тоеп яши. Бигәштәге обелиск 1980 елда төзелә. Бөек Җиңүнең 65 еллыгы алдыннан "Татнефть" җитәкчелеге обелискны яңарту өчен 1,5 миллион сум акча бүлеп бирә. Һәйкәл бик матур итеп, хәтер китабы рәвешендә эшләнгән. Анда алтын хәрефләр белән сугыш кырында башын салган 168 каһарман бигәшленең исеме язылган. Бирегә сукмак өзелми. Чыгышларда ассызыкланганча, безнең бурыч - исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белү. Батыр якташларыбыз туган якларына әнә шушындый һәйкәлләр рәвешендә кайтты. Бүген алар янәдән бер минут тынлык белән искә алынды, чәчәкләргә күмелде...

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250