Бүген Әлмәттә бәйрәм барышында һөнәри осталык бәйгесе узды (ФОТОЛАР)
Быел Нефтьчеләр һөнәри бәйрәмнәрен үзгә оештырдылар.
Һөнәри осталык бәйгесен дә нәкъ шушы көнгә калдырдыар. Бүген "Юбилейный" Спорт сарае территориясе чын мәгънәсендә көрәш мәйданына әверелде. Бөтен Әлмәт халкы һәм кунаклар бәйгедә катнашучыларның һәр хәрәкәтен күзәтеп торды. Җиңүче булып "Әлмәтнефть " идарәсе танылды. Кубок идарә коллективына тапшырылды. Икенче урында - "Ямашнефть". Өченче урында - "Елховнефть"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа