Бүген көн яңгырлы булачак
Татарстан Гидометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 7 октябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Төнге сәгатьләрдә явым-төшем күзәтелми. Иртән һәм көндез республиканың күпчелек районнарында яңгыр явачак. Көн дәвамында төньяк-көнчыгыш тарафтан талгын җил исә.
Татарстанда һава температурасы төнлә - 1-6, көндез 7-12 градус җылы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа