Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген үк кайгыртыгыз

Хәбәр иткәнебезчә, Федераль закон нигезендә дәүләт социаль ярдәме алуга 14500 әлмәтленең хокукы бар. Болар - инвалидлар, сугышта катнашучылар, сугышчан гамәл ветераннары, сугыш һәм сугышчан гамәлдә һәлак булганнарның (үлгәннәрнең) гаилә әгъзалары һәм башкалар.

Әлегә социаль җыелманың дару белән тәэмин ителешеннән баш тартып, акчага өстенлек бирүчеләр 71,1 процент тәшкил итә. Әмма әле 2013 елга ташламаларны яңартырга соң түгел.

Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе биргән мәгълүматларга караганда, федераль дәрәҗәдәге ташламаларга ия булучыларга агымдагы елның җиде аенда 26 миллион 338 мең сумлык дару препаратлары җибәрелгән. Бу 46158 рецепт дигән сүз. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, 2010-2011 елларда кешеләргә уңайлыклар тудыру максатыннан ташламалы дару препаратлары җибәрүче даруханәләр саны арттырылган. Авыл кешеләре дару эзләп шәһәргә йөрмәсен өчен районның 13 фельдшер-акушерлык пункты һәм 2 табиблык амбулаториясенә дә лицензия бирелгән һәм алар хәзер дә бу юнәлештә уңышлы гына эшләп килә. Дәвалау-профилактика учреждениеләрендә ташламага ия булган һәр кешегә бланк тутырыла һәм анда аның табиб күзәтүләре, ОНЛС программасы буенча билгеләнгән дарулар язылып барыла.

Белгәнебезчә, федераль ташламага ия булучыларга каралган җыелма үз эченә өч социаль хезмәтне ала. Хәзер табиб рецепты буенча дару, медицина билгеләнешендәге изделиеләр, шулай ук инвалид балаларга махсус азык-төлек белән тәэмин ителешкә 613 сум, санаторий-курортка юлламага 94 сум 83 тиен, тимер юл транспортында йөрүгә, дәвалану урынына шәһәрара транспортында барып кайтуга бушлай билетка 88 сум 5 тиен каралган. Федераль закон социаль хезмәтне яки аның акчалата эквивалентын гына - бу аена 795 сум 88 тиен - сайлау мөмкинлеген дә караган.

Дарумы, әллә компенсацияме? Федераль ташлама каралганнар 1 октябрьгә кадәр моның берсен сайларга тиеш. Әлбәттә, авырмаганда акча кызыктыра. Ә инде сыкранулар башланып, даруларның кирәге чыккач, ник җыелманы гына сайламадым икән дип үкенә башлыйсың. Чөнки ел дәвамында аны инде кире кайтарып булмаячак, закон тарафыннан җыелманы ел башыннан гына ала башларга рөхсәт ителә. Шулай итеп агымдагы ел тәмамланганчыга кадәр даруларны үзеңә сатып алырга туры киләчәк. Тагын бер кат кабатлыйбыз: моңа кадәр компенсация алган һәм хәзер инде социаль хезмәтләрдән файдаланырга уйлаганнарга тиешле гариза белән 1 октябрьгә кадәр Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Быел бушлай дару алучыларга гариза язу кирәкми.

Әзерләде Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250