Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Бүген - Бөтендөнья сыйфат көне

Бүген, 8 ноябрьдә, Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә. Күп илләрдә ул ноябрьнең һәр икенче пәнҗешәмбесендә уздырыла.

Быел ул 8 ноябрьгә туры килде. Бу көн Берләшкән Милләтләр оешмасы ярдәме белән Ауропа сыйфат оешмасы тарафыннан гамәлгә куелган. Продукция һәм хезмәтләр сыйфатын арттыруга игътибар юнәлтү, сыйфат проблемалары буенча эшчәнлекне активлаштыру - Бөтендөнья сыйфат көненең максаты. Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт төбәк бүлеге дә бу уңайдан "Сыйфат атналыгы" игълан итте. Акция кысаларында бүлек хезмәткәрләре каланың "Книжный мир", "Меридиан" кибетләрендә һәм "Юлдаш" сәүдә ноктасында сатып алучылар арасында анкета, аңлату уздырды, сыйфат турында брошюралар таратты. Бүген шундый ук чара "Мегацентр"да оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250