Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Бөтендөнья почта көне

Бүген, 9 октябрь, Бөтендөнья почта көне. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы кысаларында билгеләп үтелә.

Нәкъ шушы көнне, 1874 елның 9 октябрендә, Бөтендөнья почта берләшмәсе оеша. 1969 елда исә Токиода узган XVI Бөтендөнья почта берләшмәсе конгрессында Почта көнен билгеләп үтәргә карар кылына. Барлык илләрдә дә әлеге көннән башлап Халыкара хат атналыгы старт ала.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, 8-14 нче октябрьдә Татарстанда Халыкара хат атнасына багышланган чаралар узачак.

Бүген исә Казанда, Бауман урамында махсус почта штемпеле белән конвертларны сүндерү акциясе үткән. Ул Казан элемтә электротехникумына 80 ел тулу уңаеннан уздырылган. Сәгать уннан көндезге уникегә кадәр һәрбер теләк белдерүче махсус почта штемпеле белән конверт, шулай ук моменталь лотарея билеты ала алган.

Шунысы кызык, халыкара почта 6800 телдә сөйләшә.

9 октябрьдә һөнәри бәйрәмнәрен почта хезмәткәрләре генә түгел, ә почта интернет-серверлары хезмәткәрләре дә билгеләп үтә. Чөнки бүгенге көндә яшьләрнең күпчелеге язуы да уңайлы, тиз дә барып җитә торган электрон хатларга өстенлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250