Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне

Гагаринның 108 минут дәвам иткән Җир тирәли очышы кешелекнең галәмне үзләштерүгә юл салуы була.

Моннан 55 ел элек, 1961 елның 12 апрелендә, СССР космонавты өлкән лейтенант Юрий Гагарин «Восток» кораблендә Җир тирәли беренче орбиталь очыш ясый. 108 минут дәвам иткән очыш кешелекнең галәмне үзләштерүгә юл салуы була.

Бүген шул уңайдан Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелә. Бәйрәм буларак Космонавтика көне СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрель Указы белән гамәлгә кертелгән, ә халыкара дәрәҗәне ул 1968 елда Халыкара авиация федерациясе конференциясендә ала. Бу уңайдан билгеләп үтик: 2011 елдан аның тагын бер атамасы бар - Халыкара кешенең галәмгә очкан көне. Бу хакта 2011 елның 7 апрелендә БМОның Генераль Ассамблеясы махсус пленар утырышында, Россия башлангычы белән, галәм киңлеген үзләштерү эшендә беренче адым ясауга 50 ел тулу уңаеннан, рәсми резолюция кабул ителә. Бу резолюциянең автордашы буларак 60тан артык ил катнаша.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса