Бүген һава торышы үзгәрә: аномаль эсселек китә
16 августта республикада температура 28 градустан югары күтәрелмәячәк.
Татарстанда, ниһаять, һава торышы үзгәрә: аномаль эсселек бетә. 35 градуслы эсселеккә алмашка 23-28 градус җылы киләчәк.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 16 августта республикада алмашынучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз яварга мөмкин. Көндез явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, секундына 17-22 метрга кадәр.
Төнлә температура 13-18 градус җылы, республиканың көнчыгыш районнарында - 22 градуска кадәр. Көндез температура 23-28 градуска кадәр күтәреләчәк.
(Гөлүзә Василова әзерләде).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа