Бөгелмәдәге йортны террористлар түгел, ә хатынына үпкәләгән ир-ат шартлатырга җыенган була
Исегезгә төшерәбез, кичә билгесез затларның Бөгелмәнең Насыйров урамындагы 1А номерлы йортны шартлатырга җыенулары хакында lifenews.ru агентлыгы хәбәр итте.
Теракт оештырырга теләүчеләр подъезддагы газ торбасын бораулап тишкәннәр, әйләнә-тирәгә бензин сипкәннәр. Озакламый подъезд газ белән тулган. Бәхеткә, шартлау булмый калган.
Бөгелмәдә булган әлеге вакыйга теракт булмавы турында «АиФ-Казань» газетасы хәбәр итә. Баксаң, әлеге шәһәрдә яшәүче зат, хатынына үч итеп, йортны шартлатырга җыенган булып чыга.
Бүгенге көндә республиканың тикшерү органнары тарафыннан 29 яшьлек Бөгелмә кешесенә карата җинаять эше ачылган.
Тикшерүчеләр фикеренчә, иренең кредитларын ана капиталы белән каплаудан баш тартканы өчен хатыны белән ызгышкан М. аңардан үч алырга исәпли. 25 февральдә тормыш иптәше яшәгән Насыйров урамында урнашкан йортка керә һәм газ торбасында ике тишек тишә. Бетон идәнгә бензин сибә, газетага ут төртеп, вакыйга булган урыннан качып китә. Бәхеткә, газета кисәге янып китмичә сүнә. Газ исе сизеп алган йортта яшәүчеләр белгечләрне чакырталар.
Ир-ат гаебен тулысынча таный. Җинаятне тикшерү эше дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа