Җәмгыять

«Бөгелмә» һәм «Казан» аэропортлары сезне көтә

Игътибарыгызга шуны җиткерәбез: «ЮВТ АЭРО» АҖ авиакомпаниясе 17 июльдә Бөгелмә - Мәскәү (Домодедово) - Бөгелмә маршруты буенча беренче рейсларын ясады. Әлеге маршрут буенча рейслар якшәмбедән кала һәр көнне иртән һәм шимбәдән кала һәр көнне кичен башкарыла.

Авиакомпания түбәндәге маршрутларга билетлар сата башлады:

- Бөгелмә - Мәскәү (Домодедово);

- Казан - Мәскәү (Внуково);

- Казан - Санкт-Петербург.

Реклама

24 июльдән Казан - Мәскәү (Внуково) - Казан маршруты буенча көн дә иртән (якшәмбедән кала) һәм кичен (шимбәдән кала) очарга була.

30 июльдән Казан - Санкт-Петербург - Казан маршруты буенча дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә рейслар оештырылачак.

«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе пассажирлар ташуны 50 урынлы Bombardier CRJ200 һава судноларында башкара. Авиакомпаниянең төп база аэропортлары булып «Бөгелмә» һәм «Казан» тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> «Бөгелмә» һәм «Казан» аэропортлары сезне көтә
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять