Безне кисәтәләр
Кешеләргә тыныч яшәү өчен фатирда җылылык, суларның даими булуы гына җитми, әйләнә-тирәбездә дә имин булу кирәк. Безнең куркынычсызлык хокук тәртибен саклаучылар кулында да. Бер нәрсә булса туп-туры аларга мөрәҗәгать итәбез. Быелгы сентябрь аенда гына да Эчке эшләр бүлегенең дежур частена 1712 гариза кергән. Күпме бу, азмы?
Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда ул 16,7 процентка кимрәк. Әлмәт эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Илшат Шәмсин район активы белән үткәрелгән киңәшмәдә искәрткәнчә, көзнең беренче аенда 131 җинаять буенча эш кузгатылган, судка җибәрелгәне 170.
Теркәлгән җинаятьләрнең төп өлеше милеккә каршы кылынган. Арада мошенниклык зур урын били - бу барлык җинаятьләрнең 65,2 проценты. Шулай ук фатир, гараж, автомобиль басулар да күзәтелгән сентябрьдә.
- Шәһәрдә яшәүчеләр белән профилактика эше даими алып барылуга да карамастан, алар кырыгалдарлар ятьмәсенә эләгеп тора. Телефон аша акча эшләргә маташучы мошенниклар күбрәк. Узган айда шундый 4 очрак теркәлде. Аларның икесендә кешеләр телефоннан юл-транспорт вакыйгасына юлыккан туганнарга ярдәм итү өчен дигән шалтыратуга ышанып акчасыз калды. Бер очракта үзләрен Пенсия фонды хезмәткәрләре дип алдап таныштырганнар. Тагын бер кат кисәтәбез, балаларның яисә туганнарның авыр хәлдә калуы турында хәбәр итүләр булса, ашыкмагыз, башта үзегез аларга шалтыратып белешегез, аннан кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итегез. Мондый җинаятьләрне ачу бик авыр, әмма без кул кушырып утырмыйбыз, - диде Илшат Шәмсин.
Хәбәр иткәнебезчә, бер аферист Самарада җәза срогын үтәгәндә «Әни, мин машинада кеше таптаттым» дигән сүзләр белән өй телефонына шалтыратып, 30дан артык әлмәтлене алдый.
Җинаятьчелекне кисәтү максатыннан районда хәмер кулланган килеш җәмәгать урыннарында йөрү яки мондый җирләрдә аларны куллану тыела. Бу хакта һәркем белә. Шулай булса да тыела алмаучылар да шактый. Бүлек хезмәткәрләре сентябрь аенда гына да андыйларга карата 615 беркетмә төзегән. Әлеге сан эчендә 3 балигъ булмаган бала да бар.
«Исереккә диңгез тубыктан», дип белми әйтмәгәннәрдер. Сентябрьдә шәһәр һәм район юлларында теркәлгән 17 юл-транспорт вакыйгасының икесе исерек шоферлар аркасында килеп чыккан, хәмер кулланып руль артына утырган 78 кеше туктатылган. Кабаттан алкогольле эчемлек кулланып машина белән идарә итүгә алынган 8 шоферга карата җинаять эше кузгатылган.
Әфьюнның законсыз әйләнеше өлкәсендә сентябрь аенда 22 җинаять ачыкланган. Без капчыкта ятмаганын белсәләр дә, җиңел генә акча эшлисе килү теләге кешеләрне бер нәрсә алдында да туктата алмый, күрәсең. Наркотиклар саклауның 12 очрагы билгеле булган. Әле буыннары да ныгымаган балигъ булмаганнарга хәмер-тәмәке саталар, таныш-белешләр әфьюн колына әверелә - без яклауга, киләчәккә балта белән чабучы мондый золымнарга көрәш алып баруга бик тә мохтаҗ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia