Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Бердәм Россия”нең Әлмәт бүлеге конференция уздырды

"Бердәм Россия" партиясенең Әлмәт җирле бүлегенең XXIII конференциясе булып узды. Аның эшендә Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары Рөстәм Хәлимов, Ринат Шәфигуллин, Николай Кольгин да катнаштылар.

Көн тәртибендәге беренче сорау җирле бүлекнең Дәүләт Советына бишенче чакырылыш депутатлар сайлауда катнашуы турында иде. Делегатлар алдында "Бердәм Россия"нең Әлмәт бүлеге секретаре Мәҗит Салихов исәп-хисап тотты. Ул әлмәтлеләрнең 14 сентябрьдә сайлау вакытында "Бердәм Россия" өчен 84,2 процентының тавыш бирүен искә төшереп узды. Сайлау алдыннан халык белән уздырылган җыеннарда, очрашуларда 100 гә якын наказ әйтелгән. "Аларның һәммәсе тикшерелә", - диде Мәҗит Салихов.

Конференциядә яшерен тавыш бирү юлы белән сайлап, җирле сәяси совет составына үзгәрешләр кертелде. Василий Самойлов һәм Гүзәл Еремеева үз теләкләре белән составтан чыгарга теләк белдереп гариза язганнар. Алар урынына конференция делегатлары район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрованы һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Резеда Заһретдинованы сайлады.

Азактан "Бердәм Россия"нең яңа әгъзаларына партия билетлары, ә нәшатлыларга Мактау грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса