Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер күрешү – бер гомер

29 сентябрь көнне Яшьләр үзәгенә күңеле белән яшь, активлыгы ягыннан бүгенге буын яшьләренә дә сер бирмәс өлкәннәр җыелды Халыкара Өлкәннәр көнен билгеләп үтү - ул концерт кына түгел, дуслар, танышлар белән очрашу, танышу-күрешү, аралашу, үзеңнең әле дә булса сафта икәнлегеңне таныту форсаты.

Картлыкка бирешмәс осталык

Иртәдән үк Яшьләр үзәге кайнап торды. Программа буенча бу көнне тантана кул эшләре күргәзмәсен ачудан башланды. Өлкәннәрнең болай да нурлы йөзләре кул эшләре күргәзмәсен оештыру мәшәкатеннән, андагы матурлыктан тагын да яктырып киткән.

Ә күргәзмә чыннан да бай иде. Кул эшләре башкару техникасы, стиле, чималы буенча да төрле булуы белән игътибарны җәлеп итәрлек. Рус Акташы авыл җирлегеннән Т.И.Зюзгинаның бисердан үреп эшләгән сакура агачы, Н.К.Галимованың төсле ефәк җепләрдән ясалган котлау открыткалары осталыкка мәдхия җырлата. Кемнәрдер кул эшләре белән бала чактан, үсмер вакыттан "дус" булса, икенчеләре гамәли сәнгать белән нәкъ менә лаеклы ялга чыккач шөгыльләнә башлаган. Наталья Галимова шуларның берсе. Ул күргәзмәдә үзен ИЗОнить стиле остасы итеп танытты. Бу ханым төрледән-төрле төсле җепләрдән открыткалар иҗат итә, эшләрендә чәчәкләргә өстенлек бирә.

Бер ел элек ул сәнгать мәктәбенә оныгын алып килә. ...Килә һәм китми, иҗади атмосфера аны бөтереп ала. "Бу бик мавыктыргыч шөгыль", - ди Наталья ханым.

Күргәзмәдә фотосурәтләр, картиналар, бәйләгән, чигелгән эшләнмәләр, сабыннан ясалган сыннар, кипкән чәчәк-ләрдән, куралардан иҗат ителгән паннолар өлкәннәрнең никадәр талантлы, мавыгучан икәнлеген раслады. Экспонатларның бер ише соклану өчен ясалган булса, икенчеләре гамәли файдасын искә алып эшләнгән иде.

Сүнмәс йөрәкләр

БМО Ассамблеясы карары белән Халыкара Өлкәннәр көне 1991 елдан билгеләп үтелә. Ункөнлек кысаларында Әлмәттә даими социаль яклау чаралары күрелә: җирлек ветераннары ел саен 17 миллион сумнан артыграк суммага төрле ярдәм ала, Өлкәннәр көне уңаеннан махсус азык-төлек ярминкәләре оештырыла. 26 сентябрьдән бүгенгәчә предприятие-оешмаларда, территориаль җирле үзидарә советларында, авыл җирлекләрендә чәй өстәл- ләре, өлкәннәрне хөрмәтләү чаралары уза. Бу чараларның югары ноктасы - Яшьләр үзәгендәге тантана. Аның быелгысы да сүнмәс йөрәкләр - ветераннар хоры чыгышы белән башланып китте. Соңыннан сәхнәгә муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов күтәрелде. Залда утыручыларның бик тә мөхтәрәм кешеләр икәнлеген ассызыклап, ул:

- Сез Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган, аннан соңгы елларда илдәге җимереклекне торгызган, сәнәгатьне аякка бастырган буын, - дип билгеләп үтте. - Бүгенге көндә Әлмәт районында 39 меңнән артык өлкән кеше яши. Аларның тормыш-көнкүрешен лаеклы шартлар белән тәэмин итү - безнең бурыч. Начар эшләргә хакыбыз юк.

"Татнефть" ААҖнең профком рәисе Гомәр Яруллин үз котлавында компаниядә өлкәннәрнең, кара алтын табу тармагына фидакарь көч куйганнарның игътибар үзәгендә булуын ассызыклады. "Шуңа күрә дә безнең хезмәткәрләргә лаеклы ялга чыгу авыр адым түгел", - дип искәртте профком җитәкчесе.

Бәйрәм чарасында өлкәннәр арасындагы "Третий возраст" спартакиадасының узган сезон җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Кул эшләре күргәзмәсе җиңүчеләренә дә дипломнар, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Шул ук көнне Мәҗит Салихов "Ветеран" үзәгендә чәй өстәле артында ветераннар активы белән очрашты.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250